Лаеш районының тернәкләндерү үзәгендә республикакүләм гамәли семинар үткәрелде

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бу көннәрдә Лаеш районының тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр  өчен “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләүгә волонтерларны җәлеп итү һәм доброволецлар ярдәмен оештыру” программасы буенча республикакүләм гамәли семинар үткәрелде.

Әлеге семинар  министрлык һәм республиканың “Зеркало” халыкка социаль-психологик ярдәм үзәге тарафыннан оештырылды. Семинарда “Зеркало” үзәге белгечләре, социаль волонтерлар, директорлар, социаль тернәкләндерү бүлеге мөдирләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм балалар өчен интернат-йортларның психологлары катнашты.

Әлеге чараны министр урынбасары Ирина Просвирякова ачып җибәрде.

Лаешның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Борһанова кунакларны Лаеш районының  доброволецлар хәрәкәте белән таныштырды. Лаешның тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашуында “Бөек Җиңүнең гади тарихы” исемле ачык дәрес күрсәтелгән. 

“Зеркало” үзәгенең җитәкчесе Альбина Мотыйгуллина, директор урынбасары Ирина Чигарова һәм “Апрель” Казан үзәгенең директоры Наталья Трифонова үзләренең тәҗрибәләре белән алмаштылар.

Оештыручылар сүзләренә караганда,  семинар программасы, кулланылган методлар, оештыру формалары  эшкә сәләтне арттырырга булыша, катнашучыларның игътибарын җәлеп итә.  



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International