Түбән Каманың "Балкыш" приютында язгы мәрхәмәт атнасына йомгак ясадылар

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" приютында язгы мәрхәмәт атнасына йомгак ясадылар. Яхшы эшләр атнасы биредә тематик линейка белән башланып киткән. Балалар бу көнне бергәләп "мәрхәмәт", "шәфкатьлелек" дигән сүзләргә аңлатма эзләгәннәр. Аннан соң "сыерчык оясы" дигән чара да узган.
Балалар ветераннар өчен поделкалар да ясаганнар. "Мәрхәмәтлектән матурлык туа" дигән идеяләр аукционы да уздырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International