Яңа Чишмә районында сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чәчәкләр бүләк иттеләр

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Яхшы хезмәтләр көне кысаларында Яңа Чишмә районы "Забота" социаль яклау бүлеге башлыгы Әлфирә Гайфетдинова һәм бүлек хезмәткәрләре Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче 20 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 4 тыл хезмәтчәненә  чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәр. Чәчәкләр шәхси эшмәкәр тарафыннан бирелгән.
Ветераннар мондый бүләккә бик шатланганнар һәм игътибар, кайгырту күрсәткәннәре өчен социаль яклау бүлегенә, хәйриячегә зур рәхмәт белдергәннәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International