ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Бүген Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында Лениногорск “Исток-Башлангыч”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә ачык ишекләр көне оештырылды.
Кукмараның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре “Уңышка юл” проектын тормышка ашыру йөзеннән, районның 40 укучысына Казан шәһәренә “Кидспейс” дип аталган балалар шәһәрчегенә экскурсия оештырдылар.

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга  социаль  ярдәм  күрсәтү бүлеге  хезмәткәрләре  үзәк карамагындагы 83 кеше өчен курчак театрына бару оештырган.

Шушы көннәрдә “Об основах социального обслуживания граждан в Российской Федерации” Федераль законын гамәлгә ашыру турында мәгълүмати-аңлату эше кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр  өчен  социаль  приюты  директоры  Резеда Джалалова “Совершенствование работы школы по профилактике аддиктивного поведения, безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних” дигән җирле семинарда чыгыш ясады.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды.
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Гаилә көнен уздыру кысаларында тернәкләнү курсы үтүче балаларның ата-аналары ясаган поделкалар күргәзмәсе оештырылды.
Бүген Мамадышның «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга  социаль  ярдәм  күрсәтү бүлеге  психологлары Кызыл тау авылы мәктәбендә “Ты не один!” темасына дәрес үткәрде.
Бүген Балык Бистәсенең социаль яклау бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Семья – основа всех начал” исемле бәйрәм үткәрделәр.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Буа районындагы “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары һәм аларның ата-аналары өчен Халыкара гаиләләр көненә багышланган чара үткәрделәр.
Бүген Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре районның мәдәният бүлеге вәкилләре, “Балкыш” балалар иҗат йорты, “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм волонтерлар белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган күңелле чара уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International