Кукмара районының укучылары “Кидспейс” балалар шәһәрчегендә булып кайтты

2015 елның 15 мае, җомга

Кукмараның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре “Уңышка юл” проектын тормышка ашыру йөзеннән, районның 40 укучысына Казан шәһәренә “Кидспейс” дип аталган балалар шәһәрчегенә экскурсия оештырдылар.

Өченче һәм дүртенче класс укучылары өчен төрле профессия ияләре булып эшләп карау, зурлар урынына үзләрен куеп, яңа тәкъдимнәр уйлап табу мөминлекләре тудырылды. Бу мавыктыргыч экскурсия балаларны,  бер генә көнгә булса да, гаджетларын, компьютер-ноутбукларын онытып торырга, зурларның эш дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International