Бүген Мамадышның «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Кызыл тау авылы мәктәбендә “Ты не один!” темасына дәрес үткәрде.
Чараның максаты яшүсмерләргә ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү, авыр хәлләрдә калганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итергә курыкмауны мотивацияләү тора.
Психологлар ышаныч телефонының килеп чыгышы, аның максатлары турында сөйләде. Ахырдан “Выбор за тобой!” видеоролигы күрсәтелде.