Биектау районыннан 25 гаилә Халыкара гаилә көненә багышланган чарада катнашты

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре районның мәдәният бүлеге вәкилләре, “Балкыш” балалар иҗат йорты, “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм волонтерлар белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган күңелле чара уздырды.
    Чара гаиләне бердәм итү һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Оештыручылар балалар һәм ата-аналар өчен кызыклы конкурслар оештырды, мавыктыргыч уеннар уйнатты. Чарада социаль ярдәм алучы 25 гаилә катнашты.
    Шулай ук бу көнне “Өмет” үзәге белгечләре Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган “Подари ребенку любовь” акциясен уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International