Яр Чаллы “Доверие” үзәге тәрбияләнүчеләре өчен спектакль карау оештырылган

2015 елның 15 мае, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга  социаль  ярдәм  күрсәтү бүлеге  хезмәткәрләре  үзәк карамагындагы 83 кеше өчен курчак театрына бару оештырган.

Балалар һәм аларның ата-аналары Бөек Җиңүгә багышланган һәм рус халык фольклоры мотивлары буенча куелган “Петрушка на войне” спектаклен бик теләп карады.

Артистлар Петрушка образы аша сугышның авырлыгы турындагы мәгълүматны кечкенә тамашачыларга җиткерә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International