Балык Бистәсенең социаль яклау бүлегендә “Семья – основа всех начал” чарасы уздырдылар

2015 елның 15 мае, җомга
    Бүген Балык Бистәсенең социаль яклау бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Семья – основа всех начал” исемле бәйрәм үткәрделәр.
    Бәйрәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафинаның котлау сүзләре белән башланды. Шәһәр җитәкчесе урынбасары Рафик Гадеев Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләде. Үз чиратында конкурста катнашучылар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Бәйрәмдә конкурста катнашкан рәсемнәр эленгән стенд та әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International