Буа районындагы “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары һәм аларның ата-аналары өчен Халыкара гаиләләр көненә багышланган чара үткәрделәр.
Чараның максаты балаларга гаиләнең терәк булуын һәм бәхетне бары тик гаиләдә генә табарга мөмкин икәнлекне күрсәтүдән гыйбарәт.
Балалар һәм ата-аналар гаилә портретын төзеделәр, төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар.