27 майда Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе уздырачак.
Ярминкә Бөгелмә шәһәре, Октябрьская урамы, 15 йорт адресы буенча үткәрелә. Башлана 09:00 сәгатьтә.
Шулай ук 1 июндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге нигезендә җәйге каникуллар вакытында мәктәп балаларын эш белән тәэмин итү максатыннан махсус ярминкә оештырылачак. Әлеге ярминкәдә шәһәрнең 30 оешмасыннан вәкилләр катнашачак.