Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча чираттагы комиссия утырышы узды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

21 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча чираттагы комиссия утырышы үтте.

Утырышта дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәте турында массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һәм "Ышаныч телефоны"нда урнаштырылган коррупция күренешләренә карата анализ эше узды. Шулай ук контроль-күзәтчелек органнарының әлеге хокук бозуларга карата эшчәнлеге дә каралды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча көн тәртибенә кертелгән сорауларга карата тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International