Бөек Ватан сугышында катнашучыларга фотокитаплар бирделәр

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
“Родные лица Победы” социаль-гуманитар республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында  фотокитап чыгарыр өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы 6 ветеран турында материал җыеп басмага тапшырылды. Алар Түбән Кама районында яшәүче Ибраһим Миндубаев, Екатерина Демидова, Мөхәммәт Закиров, Елена Хорькова, Николай Коновалов, Владимир Акимов.
    Шушы көннәрдә  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Җамалеева һәм Түбән Каманың “Милосердие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры Ләйлә Әхмәдишина ветераннарның өйләренә килеп фотокитаплар бирде.
    Ветераннар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Китап битләрен караганда сугыш вакытын исләренә төшерделәр, үзләренең дусларын күрделәр.
    Түбән Каманың комплекслы музеена фотокитапның берешәр экземплярын тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International