Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада шәһәрнең 8 предприятие һәм оешмасы катнашкан.
Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга түбәндәге белгечлекләр буенча 20 вакансия тәкъдим ителде: баш инженер, кабельщик, урам себерүче, антенщик, техник, комплектовщик һәм башкалар.
Чарага 52 кеше килгән, 7 кеше курсларда укырга теләк белдергән, 8 кеше һөнәри юнәлешләрен белүгә тест узган. 11 кешегә булачак эш урынына юлламалар тапшырылган.