Мега сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
23 майда Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан шәһәре мэриясе белән берлектә вакансияләр ярминкәсе уздырачак. Шәһәрнең 25 оешмасы 1500 артык вакант урын тәкъдим итә. Шулай ук килгән кешеләргә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтәчәкләр, белгечләр консультация үткәрәчәк, профориентациягә юнәлдерелгән тестирование үтү мөмкинлеге булачак.
Чара Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 141 йорт, “Мега” сәүдә үзәгендә үтә. Башлана 12 сәгатьтә.
Тулырак мәгълүмат 562-48-16 телефоны буенча белә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International