Кукмараның “Милосердие” үзәге карамагындагы балалар музейга экскурсиягә барды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

«Президент  белән  бергә» программасы нигезендә бүген Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар Кукмара районының музеена бардылар. Музейга баруның төп сәбәбе Кукмара районы тарихын өйрәнү иде.

Балалар музейда районда яшәгән төрле милләт халыкларының борынгы киемнәре, эш кораллары, яшәү көнкүрешләре белән танышты. Сугыш бетүнең 70 еллыгына багышланган яна экспонатлар белән тулыландырылган “Сугыш хәтирәләре” почмагы  балаларда зыр кызыксыну уятты.

Гел уздырылып торган мондый чаралар мөмкинлеге чикләнгән балаларның үз туган төбәген, үз илен, халкын хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International