Бүген Питрәч районының “Шатлык” приютында тәрбияләнучеләр янына балалар журналы “Ялкын” редакциясеннән кунаклар килде.
Журнал хезмәткәрләре балалар өчен төрле конкурс программалары оештырдылар: куңелле уеннар, һава шарлары тамашасы. Чара бәйрәм атмосферасы һәм балалар шатлыгы белән үрелеп барды. Балалар бәйрәмнән зур кәнагатълек алдылар. Чара азагында барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.