Алабуганың "Доверие" үзәге белгечләре "Пеледыш Пайрем" чарасын уздырганнар

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

«Праздник на дом» социаль проект кысаларында Алабуганың "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре мари авылына "Пеледыш Пайрем" чарасын үткәрергә бардылар.

Алабуганың “Доверие” үзәге белгечләре мобиль бригадасы белән бу авылда яшәүче үзәк карамагында торучылар янына керде. Оештыручылар чын бәйрәм уздырдылар. Милли костюмнар киеп, белгечләр мари халык җырларын җырладылар, төрле йолалар турында сөйләделәр, конкурс, викториналар оештырдылар

Чара кайнар чәй өстәле артында тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International