Яр Чаллы шәһәренең “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәткәрләр көнен үткәрделәр

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең “Солнышко” физик мөмкинлекләре  чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен үткәрделәр. Белгечләр эшчәнлегенә тиешенчә бәя бирелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгындагы Яр Чаллының социаль яклау идарәсе җитәкчесе Галина Каширина һәрбер белгечнең профессиональлеген билгеләп үтте, аларга Рәхмәт хатлары өләште.

Талантлы белгечләр һәм кунаклар сюрприз әзерләгәннәр, залда тантаналы һәм җылы атмосфера хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International