ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алабуганың шәһәр мәдәният сараенда бәйрәм чарасы узды.

Тантананы шәһәр башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина ачып җибәрде. Ул  игелекле хезмәт өчен хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре Кәкре-Елга авылына мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Әлеге чараның максаты- югары сыйныф укучыларына профориентацион ярдәм күрсәтү.

Минзәләнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Россия көненә багышланган концерт узды.  Әлеге концертта белгечләр актлар залында чыгыш ясадылар, оста итеп матур милли киемнәрдә үз сәләтләрен сәхнәдә күрсәттеләр. 

Шушы көннәрдә Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен  “Без – Россия гражданнары” дип исемләнгән акция үтте. 

Бүген Питрәчнең “Шатлык” социаль приютында Сабантуй бәйрәме үтте. Бәйрәм 2 телдә узды.

10 июньдә ТР Дәүләт советы утырышында “Парламент сәгате” кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү законын гамәлгә ашырылуы турында доклад белән чыгыш ясады.


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Кумараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре балалар белән “Юк дип әйтә бел!” чарасын оештырды. Уеннарда балигъ булмаганнар, үзәк карамагы астында булган балалар катнашты.

Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар өчен “Сәламәт булырга теләсәң” дигән чара үткәрелде.  

Бүген Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Балтач мәхтәсибәте Рамил хәзрәт Бикбаев һәм ЗАГС мөдире Зөһрә Ахметханова үзләренең кинәшләрен биреп киттеләр. 

Шушы көннәрдә Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Орленок” сәламәтләндерү лагеренда “Дорога в мир профессий” дип аталган чара уздырды. Чара «Популяризация рабочих и инженерных профессий в Республике Татарстан на 2014-2020 годы» республика күләм  программасы кысаларында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International