Биектау районында Хәтер көненә багышланган чара узды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Биектау районының Җиңү паркында митинг булып узды. Әлеге чарага авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннары чакырылды.

Митингта "Дан тыл хезмәтчәннәренә" мемориалын тантаналы рәвештә ачтылар, соңрак тыл ветераннары бирегә чәчәкләр салдылар.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җыелучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, шулай ук туган якны өйрәнү музее җитәкчесе тарихи фактларга нигезләнеп бик матур һәм кызыклы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International