Шушы көннәрдә Менделеевскийның “Берег Надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Безгә бу хакта онытырга ярамый” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Әлеге чара Хәтер көненә багышланган иде.
Бу көнне барысы да истәлекле датаны искә төшерделәр. Ветераннар өчен сугыш еллары турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Мәгълүмати сәгать бер минутлык тынлык белән тәмамланды.