Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Хәтер көненә багышланган чара уздырдылар.
Арча районының хәрби комиссариатының вәкилләре тантаналы рәвештә Киям Абульхаковның Кызыл Байрак орденын аның улына Альберт Абульхаковка тапшырдылар. Шулай ук иң изге теләкләр белән бүләк бирделәр.