Бүген Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Хәтер көне узды. Приютта тәрбияләнүче балалар кунакка килгән сугыш ветеранының тол калган хатыны һәм тыл ветераннары белән сугыш елларында халәк булган солдатларны искә алдылар.
Тематик сәгатьтә Матвеевка мәктәбендә укучы балалар да катнашты. Биредә сугыш елларында язылган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кунаклар исә үзләренең сугыш елларына туры килгән яшьлек чакларын, арабыздан киткән якын кешеләрен искә алды.