Казанның халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре "Об основах социального обслуживания граждан в Российской Федерации" законның нигезләмәләрен физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналарга аңлату максаты белән чара уздырды.
Чара барышында катнашучылар социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Очрашуның ахырында гаиләләргә “Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре” дигән буклетлар тапшырылды.