Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты белгечләре "Хастаханә клоуннары" оешмасы белән берлектә туган көннәрен билгеләп үтүче балалар өчен бәйрәм уздырды.
Приютта тәрбияләнүчеләр уеннарда катнаштылар, җитезлектә һәм тапкырлыкта ярыштылар.
Чара ахырында оештыручылар балаларга шәмнәр белән бизәлгән бәйрәм пирогы һәм бүләкләр тапшырлдылар. Түбән Каманың приюты белгечләре сүзенә караганда мондый чаралар тәрбияләнүчеләр күңелләрендә шатлык хисләрен арттырырга ярдәм итә.