Бүген Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. Аның максаты авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләргә эшче кадрлар, ә авыл җирендә эшсез тилмерүчеләргә эш урыны табарга ярдәм итүдән гыйбарәт иде. Ярминкәдә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчелеге, авыл халкы, шәһәр оешмалары катнашты.
Чарада барлыгы 70 эшсез, шул исәптән 11 авыл кешесе катнашты. 10 кеше үзләренең нинди һөнәргә һәвәс икәнлеге белү өчен тест узды, 2 кеше исә курсларда укырга теләк белдерде. 7 кешегә эш урынына юллама бирелде.