Бүген Минзәләнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә компьютер курслары тәмамланды. Әлеге чарада 15 өлкән кеше катнашты.
Дәресләрдә өлкәннәр компьютерны, интернетны кулланырга өйрәнде, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күнекмәләрен яхшыртты.
Чара ахырында барлык укучыларга да компьютер курсларын тәмамлау турында таныклык тапшырылды.