Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Дельфин" бассейнында ял иттеләр.
Суга керер алдыннан балалар белән йөзү техникасы, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча интруктаж узды. Дәрес барышында балалар суда төрле күнегүләр башкарды. "Асылташ" приюты карамагындагы балалар рәхәтләнеп күңел ачты, су коенды.
Яр Чаллының “Асылташ” приюты белгечләре һәм тәрбияләнүчеләр "Дельфин" бассейны җитәкчесенә Андрей Кочневка рәхмәтләрен җиткерделәр.