Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрнең бер төре - өлкәннәр һәм инвалидлар йорт шартларында карау күнекмәләрен ныгыту буенча дәрес узды.
Өлкән яшьтәге кеше артыннан карау катлаулы һәм бик җитди вазыйфа, әлеге эш игътибар, сабырлык сорый. Шәфкать туташы Ләйсән Гыйбадуллина биредә күтәрелгән тема буенча лекция укыды, ә ахырда катнашучыларга өлкәннәрне карау буенча белешмәлекләр таратылды.