ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга

Питрәчнең “Забота” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективының чираттагы җыелышында хезмәт белән бәйле сорауларга җавап кайтардылар.

Шушы көннәрдә Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Бәхетле гаилә” дип аталаган чара уздырды.

Бүген Спасс районың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбия алучылар Любовь Гайнуллина һәм Валерий Исәнбаев өйләнешергә теләк белдергәннәр. Әлеге хәбәр беркемне дә битараф калдырмаган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендәге язылышу тантанасыннан соң яшь парларга язылышу турында таныклык тапшырдылар.

Бүген Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (Авиатөзелеш районы) белгечләре балигъ булмаганнар өчен "Хисләр көче" дигән дәрес үткәрделәр.

“Социаль туризм программасы кысаларында Балтачның социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучылар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатлар турында сөйләп, күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды. 


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзәннең эш белән тәэмин итү үзәгендә "Парикмахер" курсын тыңлаучыларына дипломнар тапшырылды.

Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре балалар лагерьларына мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Әлеге чараның максаты - югары сыйныф укучыларына профориентацион ярдәм күрсәтү. Чарада 180 кеше катнашты. 

Бүген Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  суда, җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча дәрес үтте. 

Хезмәтне саклау буенча чараларны финанслау күләмен исәпләгәндә, Росстат мәгълүматларына караганда алдынгы өчлектә Татарстан һәм Башкортостан Республикасы, Пермь крае.

Кичә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре "Алтын яшь" хәрәкәте активистлары белән берлектә "Ромашка" дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаенна үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International