Кичә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре "Алтын яшь" хәрәкәте активистлары белән берлектә "Ромашка" дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаенна үткәрелде.
Өлкән кешеләр һәм волонтерлар ромашка чәчәкләре ясау буенча мастер-класста катнашты. Һәр кеше гомуми хезмәткә үз өлешен кертте: волонтерлар ромашка таҗларын ясады, өлкәннәр исә чәчәкнең сабагын ябыштырды.
Акция ахырында катнашучылар шәһәр урамнарына чыктылар һәм халыкны бәйрәм белән котладылар, бүләккә ромашка бәйләмнәре тапшырдылар.