Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре балалар лагерьларына мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Әлеге чараның максаты - югары сыйныф укучыларына профориентацион ярдәм күрсәтү. Чарада 180 кеше катнашты.
Укучылар белән профориентацион әңгәмә барышында профессияне дөрес сайлау, Татарстан Республикасында урнашкан уку йортлар, хезмәт базарында соралган профессияләргә аеруча басым ясалды. Шулай ук, заманча технологияләнгән компьютерлар ярдәмендә профориентацион тестлар уздырылды.