Питрәчнең “Забота” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективының чираттагы җыелышында хезмәт белән бәйле сорауларга җавап кайтардылар.
Белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шулай ук җитәкчеләргә фикерләрен дә белдерделәр.
Җыелыш ахырында барлык хезмәткәрләргә дә янгын куркынычсызлыгы буенча информация җиткерелде.