Спасс районының интернат-йортында туй уздырылган

2015 елның 10 июле, җомга

Бүген Спасс районың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбия алучылар Любовь Гайнуллина һәм Валерий Исәнбаев өйләнешергә теләк белдергәннәр. Әлеге хәбәр беркемне дә битараф калдырмаган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендәге язылышу тантанасыннан соң яшь парларга язылышу турында таныклык тапшырдылар.

 Спасс районының дом-интернат хезмәтәрләре яшь гаилә өчен аерым бүлмә бүлеп бирделәр. Биредә Валерий Исәнбаев үз хатыны турында тулысынча кайгырта, ә Любовь Гайнуллина хәләл җефете өчен җылы кофталар бәйли алачак.

Интернат-йорт исеменнән яңа өйләнешүчеләргә бәхет-шатлык, тигез гаилә тормышы теләкләре юлланган.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International