Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә беренче ярдәм күрсәтү буенча дәрес узды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  суда, җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча дәрес үтте.

“Доверие” үзәгенең шәфкать туташы социаль хезмәткәргә әлеге очракларда үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге тема бик тә мөһим һәм актуаль, беренче ярдәм күрсәтү нигезләре тормышта булышачак, кайбер очракларда кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәргә дә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International