Балтачның “Наз” үзәгендә тәрбия алучылар «Халыклар дуслыгы» музеенда булдылар

2015 елның 10 июле, җомга

“Социаль туризм” программасы кысаларында Балтачның социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучылар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатларны сөйләп, күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды.

Биредәге экспонатларның күплеге, эчтәлекле булулары катнашучыларны шаккаттырды. 

Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International