Бүген Питрәчнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Җәй дәвам итә” дигән чара уздырды. Биредә 7 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар катнашты.
Үзәк карамагында торучылар “Улыбка” һәм “Капитошка” командаларына бүленделәр. Балалар уеннарда бик яратып һәм теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында барысына да грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.