Бүген Менделеевскийның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар гомумшәһәр зарядкада катнашты. Оештыручылар балалар өчен тәмле эчемлекләр, төрле уеннар, конкурслар, флеш-моблар әзерләде, катнашучыларга значок, газета, буклетлар өләште.
Балалар җирле телевидениягә интервью бирделәр, бию марафонында күңел ачтылар, физзарядка белән шөгыльләнделәр.
Чара ахырында приютта тәрбия алучылар “Билгесез солдат” мәйданына барды. Монда туган як турында матур җырлар яңгырады, җыелучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйды.