Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбия алучылар янгын бүлегендә булдылар

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын бүлегендә булдылар. Янгын бүлеге хезмәткәрләре кунакчыл мөнәсәбәт белән экскурсия үткәрделәр.

Шулай ук балаларга янгын сүндерүчеләрнең костюмнарын киеп карарга мөмкин булды, малайлар хәтта үз-үзләрен янгын сүндерү машинасының йөртүчесе буларак та сынап карады.

Катнашучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Экскурсиядән соң балалар “Торакларыгызны янгыннан саклагыз!” дигән стенд ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International