Арча районының «Исток надежды» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Игътибарлы җәяүле”дигән уен оештырдылар.
Балаларга юл хәрәкәте, янгын куркынычсызлыгы, урамда, суда куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган видеоматериаллар күрсәтелде. Шулай ук волонтерлар начар гадәтләрнең зарары турында шигырь укыдылар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр.
Оештыручылар сүзләренә караганда барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.