Бүген Алабуганың “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшыру тантанасы булып узган.
Кайбер балалар бу көнне мәктәп формасы, канцеляр товарлары алса, башкаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылган.