Министрлык вәкилләре Кайбыч районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

27 июльдән алып 4 нче августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Кайбыч районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде.

Әлеге тикшерү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген планлы тикшерү турында" дигән боерыгы нигезендә башкарылды һәм үзәкнең расланган  дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелде. 

Тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгән тәртиптә ачыкланган бозуларны бетерү турында приказ төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International