Бүген Балтачның “Наз”социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 46 социаль һәм 8 медицина хезмәткәрләре җыелышы узган.
“Наз” үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева социаль хезмәт күрсәтүдә кирәксенгән өлкән яшьтәге гражданнар белән эш тәртибен аңлатты. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина “Өлкәннәрдә җәрәхәтләнү” темасына чыгыш әзерләде.
Җыелыш ахырында “Наз” үзәге җитәкчесе туган көннәре июль аенда булган хезмәткәрләрне тәбрикләде.