Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Лилия Курбатова “Балалар куркынычсызлыгы” темасы белән чыгыш ясады. Чыгыш барышында ата-аналарның үз балаларының куркынычсызлыгы өчен җаваплылыгы турында сөйләнде. РФ эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән эшләнгән видеоматериал күрсәтелде.
Барлык катнашучыларга да “Веста” үзәге күрсәткән социаль хезмәтләр турында язылган буклетлар таратылды.