Министр урынбасары Юлия Абдреева "Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль хезмәтләр күрсәтү эшендә нәтиҗәлелеген гамәлгә ашыру” секциясенең эшендә катнашты

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Әле генә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Коммерцияле булмаган оешмаларының социаль хезмәтләр күрсәтү эшендә нәтиҗәлелеген гамәлгә ашыру” секциясе эшен тәмамлады. Әлеге секция республикада үткәрелә торган социаль юнәлешле коммерция булмаган оешмаларның III Республика форумы кысаларында узды.

Чарада катнашкан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева социаль хезмәтләрнең бәйсез бәяләү регламентын кертү турында сөйләде.

Форумда катнашучылар, шулай ук, коммерцияле булмаган социаль хезмәтләр күрсәтү оешамаларының эше белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International