Буаның “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәкәрләре Р.Сагдеев мәктәбендә балаларга “Мин – тормышымның авторы” дигән чара уздырдылар.
Чараның максаты булып балаларны төрле профессияләр белән таныштыру, киләчәгеңнең якты, ышанычлы булуы күбрәк үзеңнән торганлыгын аңлату иде.
Бу чарада балалар профессияләр белән таныштылар, үзеңнең киләчәгеңне дөрес төзү өчен сәләмәт яшәү рәвеше алып баруны онытмаска кирәклекне аңладылар.