“Татмедиа” агентлыгында пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча чемпионат турында сөйләшәчәкләр

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Иртәгә, 19 августта 13.00 сәгатьтә, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2) пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча Бөтенроссия чемпионатына багышланган матбугат конференциясе була.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина журналистларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International