Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада районның 6 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Шушы көннәрдә Министрлыкның стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең директорлар советы әгъзалары интернат-йортларның директоры Элеонора Серебрякова, Мурат Вәлитов һәм Имаметдин Гәрәев Алтай краеның стационар социаль хезмәт күрсәтү оешаларында булып кайттылар.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының урынбасары Клара Тазетдинова Яр Чаллының социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.
Оештыручылар приютта тәрбияләнүчеләргә Россия флагы тарихы турында сөйләячәкләр.
Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге нигезендә “Дуслык көне” чарасы узды. Социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче 40 гаиләне җыйды.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының урынбасары Ирина Просвирякова Тәтеш районының социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.
2015 елның 18 августына республикада эшсезләр саны кимеде. Татарстанда барлыгы 16408 эшсез кеше бар дип исәпләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча, узган атнада республикада эшсезләр саны 51 кешегә кимегән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Шушы көннәрдә "Юбилейный" стадионында Азнакайның “Омет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ГТО нормативларын тапшырды. Коллектив тизлектә, җитезлектә, чыдамлык көч сынашты.