Бүген "Социаль туризм" социаль-мәдәни программасын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче картлар Тәтеш шәһәренә сәфәр кылдылар.
Экскурсия программасы Троицк соборы, Идел елгасы табигате белән танышудан башланып китте. Сәфәрдән бик канәгать калган туристлар тәмләп чәй эчкәннән соң, кире юлга ашыктылар.